Кичә Балтачта зур ифтар узды

2018 елның 31 мае, пәнҗешәмбе

Изге рамазан айларында районыбызныӊ күп авылларында ифтар ашлары үткәрелә.  30 май көнне Балтач бистәсендә дә 350 кешегә әзерләнгән ифтар табыны мөселман кардәшләрне җыйды.

Ахшам намазы алдыннан район башлыгы Рамил Нотфуллин, районыбыз кураторы,Төзелеш  һәм архитектура буенча Татарстан Республикасының дәүләт экспертизасы һәм  бәякуюидарәсе дәүләт автоном учреждениесе башлыгы  Мәҗит Хаҗип улы Салихов   үзләренеӊ чыгышларында райондашларыбызны рамазан ае белән тәбрик итеп, ураза тотучыларга сабырлык теләп, халкыбызныӊ бердәм, тыныч шартларда яшәүләре үзе бер зур куаныч, дип билгеләп үттеләр. Балтач районы мөхтәсибе, Татарстан Республикасыныӊ Баш казые    Җәлил хәзрәт Фазлыев үзенеӊ кыска, әмма үтемле вәгазендә һәр мөселман кешесенеӊ бурычлары, динебезгә кайту, холкыбызны тәрбияләү мәсьәләләренә тукталды. Ураза ул үзеӊне тыеп, нәфсеӊне җиӊеп,  кешедә булган тискәре сыйфатларны җиӊәргә, бу дөньяда, тирә-күршебездә мохтаҗларныӊ хәлен яхшырак аӊларга булыша, диде ул.
 Ахшам намазыннан соӊ мәдрәсәнеӊ ашханәсендә ураза тотучылар авыз ачтылар, тәмле ризыклар белән сыйландылар. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтеп, бу мәҗлесне  үткәрүгә һәртөрле ярдәм күрсәткән кешеләргә ихтирам сүзләре җиткерелде.
Исегезгә төшерәбез, бүген кич Балтач үзәк мәчетендә район район башлыгы ярдәме белән  хатын-кызлары өчен зур ифтар үткәренләчәк, аш өстәле шулай ук 350 кешене кабул итәчәк.

Чыганак: "Хезмәт"  газетасы сайты - http://baltaci.ru/news/din-%D2%BB%D3%99m-tormyish/baltachta-zur-iftar1

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International