Конкурс 2018 елның 16 июнендә Саба районы Мингәр авылында үтәчәк. Катнашу өчен гаризалар 21 майдан 16 июнгә кадәр кабул ителә.
Җыелу һәм теркәлү үтү 16.00, конкурс программасы 18.00 сәг башлана.
Конкурста физик (18 яшьтән) һәм юридик затлар катнаша ала. Конкурста катнашучы атлар һәм җайдакларга үзләре белән тормыш һәм сәламәтлек иминияте полисы булуы шарт. Барлык чыгымнарны катнашучылар үзләре түли.