Өлкәннәр куркынычсызлыгын саклау

2018 елның 1 июне, җомга

“Өлкәннәр куркынычсызлыгын саклау” программасы нигезендә 2018 елның                 31 маенда “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә инвалидлар hәм өлкәннәр Чепья авылында урнашкан янгыннан саклау бүлек командиры Перемечев Эдуард Николаевич белән очрашты.

Очрашу барышында Эдуард Николаевич өлкәннәребезгә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүнең кеше тормышы өчен гаять тә әhәмиятле икәнлеген ассызыклап үтте. Республика буенча янгыннарда булган үлем очраклары турында сөйләде, янгын килеп чыгуның сәбәпләрен атап үтте. Шулай ук өйләрдә электр приборлары белән саклык чараларын төгәл үтәүне искәртте.

Очрашу ахырында Перемечев Э.Н. гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракларда нинди телефон номерлары буенча хәбәр итәргә кирәклеген искә тошерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International