Кеше тормышында мөһим вакыйгалар шактый булса да, паспорт алу аеруча истә кала торганыдыр. Чөнки нәкъ шул мизгелдән син үзеңне тулы хокуклы Россия гражданины итеп хис итә башлыйсың.1 июнь- Халыкара балалар яклау көне уңаеннан Балтач районы ГХАТ бүлеге, ФМС хезмәте белән берлектә 14 яше тулган 15 яшүсмер балтачлыларга паспорт тапшырдылар.Бу куанычлы чара ГХАТ бүлегенеңтантаналар залында узды. Килгән кунакларны, чарада катнашучыларны иң элек ГХАТ бүлеге җитәкчесе Люция Нигъмәтҗанова сәламләде. Бүгенге бәйрәмнең һәм паспортның ничек барлыкка килүенең тарихы белән таныштырып узганнан соң , паспортларны яшүсмерләргә Федераль миграция хезмәтенең Балтач бүлекчәсе җитәкчесе Рамил Хафизов тапшырды, шулай ук район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин, яшьләр һәм спорт бүлегенең эйдәп баручы белгече Айсылу Нуриева да җылы теләкләр ирештерде. Балаларга истәлекле брошюралар тапшырды, фотолар ясалды.