ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2018 ел
җомга

4-6 нчы февральдә Казан шәһәрендә рус мәктәпләрендә укучылар өчен татар әдәбиятыннан республика олимпиадасының йомгаклау туры үткәрелде. Балтач урта мәктәбенең 8 нче сыйныфы укучысы Шакирҗанова Айзилә (укытучысы Хәйруллина Г. И.), Балтач гимназиясенең 11 нче сыйныфы укучысы Муллагалиева Камилә (укытучысы Әхмәтова Р. Ш.) республика олимпиадасының призерлары дипломнарына ия булдылар. 6-8 нче февральдә үткәрелгән рус төркемнәрендә укучылар өчен татар теленнән республика олимпиадасыннан Балтач гимназиясенең 9 нчы сыйныфы укучысы Насырова Мәдинә (укытучысы Әхмәтова Р. Ш.) призер булып кайтты.

8 февральдә "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсы үтте. Балтач районыннан барлыгы 7 номинациядә катнаштылар.  Һәрбер конкурсантның чыгышында гаиләсенең, туганнарының һәм  хезмәттәшләренең көче кергән иде.  Шуңа күрә дә әлеге  бәйгедә иң актив катнашкан район буларак, райондашларыбызга олы рәхмәт белдерәбез.

Россия федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында http://www.nalog.ru салым түләүченең шәхси кабинетында актуаль мәгълүмат алырга, салым түләү өчен гариза бирергә  һәм башка күп хезмәтләрне башкарып була.

Салым түләүченең шәхси кабинетына керү ысуллары:

1. Регистрация картасында күрсәтелгән логин һәм пароль ярдәмендә. Әлеге картаны алу өчен теркәлү урынындагы салым инспекциясенә шәхесне дәлилләүче документ белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин;

2. Электрон подпись/ универсаль электрон карта  ярдәмендә;

3. ЕСИА системасында (Единая система идентификации и аутентификации) авторизация ясап керү өчен кулланыла торган реквизитлар ярдәмендә.


8
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

   Бөрбаш авылында  яшәүче Зарипова Мәйсәрә Каюм кызына 8 февраль көнне 90 яшь тулды.

Салым органнары белән 1-нче гыйнвардан 3–нче майга кадәр Декларация кампаниясе үткәрелә. Аерым категория гражданнары салымны мөстәкыйль рәвештә исәпләргә һәм салым органына физик затлар кеременә салым буенча бирергә тиеш (формасы 3-НДФЛ).

Керемнәр турында декларация тапышырырга тиешле гражданнар категорияләре исемлеге РФ Салым Кодексының 228 маддәсендә, шулай ук Россия федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында http://www.nalog.ru “Керемнәр” бүлегендә китерелгән. Сайтта салым түләүчеләргә мәгълүмат алырга, декларация тутыру һәм тапшыру тәртибе белән танышырга мөмкин.

3 февраль  көнне Кенәбаш авыл китапханәсе  башлангыч  сыйныфлар  өчен  “Сильные духом”  Республика  акциясе уздырды. Әлеге акциядә  совет разведчиклары һәм  партизаннарының  Бөек Ватан  сугышы  елларында  күрсәткән  батырлыклары турында сөйләнде. Акция балаларны  Бөек Ватан сугышы  турында  язылган китапларга  ихтибарны  күбрәк  юнәлтү, икенче бөтендөнья   сугышында  батырлыклар   күрсәткән  геройларыбыз     турында   күбрәк  белү  максатыннан   үткәрелде.

Кенәбаш  авыл  китапханәсендә  2018 ел- Татарстанда  Л.Н.Толстой  елы уңаеннан  “Толстойны укыйбыз” Республика акциясе үтте. Китапханәдә  Л.Н. Толстойның  балалар өчен язылган  хикәяләрен  укыдык.

Россия федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе хәбәр физик затлар мөлкәтенә салым салуга кагылышлы документларны 2018 елдан  теләсә кайсы салым органында тапшырып булачак.

7 февральдә “Кама” күмәк хуҗалыгында отчет-сайлау җыелышы булып узды. Анда районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин да катнашты. Җыелышта хуҗалык белгечләре чыгыш ясады, һәрберсе дә 2017 елда эшләнгән эшчәнлекләргә бәя биреп, 2018 елга  куелган максат-бурычлар белән   таныштырдылар. 


7
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

7 февраль көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә «Наши истоки. Читаем фольклор»БөтенроссияАкциясе кысаларында Балтач гимназиясенең 1В сыйныфы (җитәкчеләре Халикова Г.И., Нигъматзянова А.Г.) балалары өчен Туган телебезгә багышлап “ И, телем, гасыр кичкән гөлем” исемле тематик кичә узды. Кичә барышында балалар туган телебезгә багышланган шигырьләр тыңладылар, китапханәбездә алар яшенә туры килгән, туган телебезнең нигез ташы булган фольклор-әкият, табышмак, мәкальләр китаплары буенча төзелгән китап күргәзмәсе белән таныштылар, табышмакларга җаваплар таптылар. Балалар белемнәрен арттырып, өйләренә укырга китаплар алып киттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International