Бүген – 28 май көнне Өченче чакырылыш Балтач район Советы Президиумы утырышы булды.
Президиум утырышын Балтач муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Рамил Рәшит улы Нотфуллин алып барды.
Әлеге утырышыта түбәндәге президиум әгъзалары катнашты:
1. Нотфуллин Рамил Рәшит улы
2. Сабирҗанов Наил Нургаяз улы
3. Гыйләҗев Наил Рәүф улы
4. Һадиев Рашид Хафиз улы
5. Нәҗипов Рәкыйп Нәкыйп улы
6. Садыйков Рәис Мансур улы
7. Гарипов Ринат Гарафетдин улы
Район Советының 23-нче утырышының көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр тәкъдим ителде:
1. Балтач муниципаль районының агымдагы елның 3 айлык бюджет үтәлеше турында.
2. Балтач муниципаль районының Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында (икенче укылыш).
3. Балтач районы башкарма комитеты Нигезләмәсенә үзгәрешләр кертү турында.
4. 2017-нче елда Татарстан Республикасында, Балтач муниципаль районында кеше һәм гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен саклау турында.
5. Балтач муниципаль районының Мактаулы гражданы исемен бирү турында.
6. 2017-нче елда кабул ителгән Балтач район Советы карарларының үтәлеше турында.
Беренче көн тәртибе буенча - район Финанс-бюджет палатасы рәисе Рафис Мәгъсүм улы Ильясов,
Икенче, өченче көн тәртипләре буенча - район башкарма комитетының юридик бүлеге җитәкчесе Раил Рафаил улы Мустафин;
Дүртенче көн тәртибе буенча - Гөлчәчәк Фидәил кызы гыйләҗева;
Бишенче, алтынчы көн тәртипләре буенча сүз район башлыгы урынбасары Наил Нургаяз улы Сабирҗанов чыгыш ясады.
Президиум утырышы азагында түбәндәге карарлар кабул ителде:
1. Өченче чакырылыш Балтач район Советының чираттагы 23-нче утырышын 2018-нче елның 1-нче июнендә иртәнге сәгать 09.00да Балтач шәһәр тибындагы поселогында үткәрергә;
2.Утырышның көн тәртибенә каралган мәсьәләләрне кертергә;
3.Утырышка район Советы депутатларын, район башкарма комитеты җитәкчесен, аның урынбасарларын, бүлек җитәкчеләрен, район Советының җаваплы хезмәткәрләрен чакырырга.