Балтачта ат чабышы ярышлары сезоны ачыла

2018 елның 29 мае, сишәмбе

2 июнь – шимбә көнне «Сабантуй» паркы янындагы мәйданда сезон ачылу уңаеннан ат чабышы ярышлары уздырылачак.

Бу ярыш 5 төрдә: чиста токымлы, ярымтокымлы айгырлар, бияләр һәм гарәп атлары арасында үткәреләчәк. Чабышкылар 1200 - 1800 метр аралыктагы дистанцияләрдә көч сынашачаклар.

Ярышка теркәлү вакыты 12. 00 – 1345  сәгатьләрдә, ә ярышларга старт 14.00дә биреләчәк.

 

Ярышларда катнашу өчен атның паспорты, нәселдәнлек (токымны ачыклаучы) таныклыгы, ветеринар күзәтү үтүе хакында белешмәсе булу шарт.

Һәр җайдакка кагылышлы таләпләр:
• саклагыч шлем (каска);
• паспорт копиясе һәм медицина тикшеренүе хакында белешмә;
• 14 яше тулмаган җайдакларның әти-әниләреннән алынган рөхсәт язуы булу таләп ителә.


Хөрмәтле райондашлар, Сезне бәйрәмгә чакырып калабыз!!! Рәхим итегез!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International