2018 елның 9 нчы мартында Ор авылы мәдәният йортында “Пар алмадай парлы булып тигез гомер итәбез” дип исемләнгән 25, 40, 45 һәм 50 ел бергә гомер иткән парлар белән очрашу кичәсе үткәрелде. Кичә бик куңелле һәм тирән эчтәлекле итеп оештырылган иде.
12 март көнне Шубан авыл китапханәсендә Шубан мәдәният йорты белән берлектә 5-8 сыйныф укучылары өчен «Могжизалар кыры» интеллектуаль уены оештырылды.
"Безнең Татарстан" форумына заявка кампаниясе ачылды. Тугыз форум мәйданчыгы буенча экспертлар финалда дәүләт ярдәме алачак идеяләр һәм проектлар сайлап алачак.
"Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм индивидуаль эшкуарларның хокукларын яклау турында" Федераль законга һәм "Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу турында" Федераль законның 35 статьясына үзгәрешләр кертү хакында 2018 елның 25 декабрендәге 480-ФЗ номерлы Федераль закон белән 26.08.2008 елдагы 294-ФЗ номерлы Федераль закон яңа 26.2 статьясы белән тулыландырылды, анда 2019-2020 елларда дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм кече эшкуарлык субъектларына карата Муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда планлы тикшерүләр оештыру һәм үткәрү үзенчәлекләре билгеләнде.
Казан районара табигать саклау прокуратурасы су саклау турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.
12 март кичендә, 2019 елның 13 мартында төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә юлларда көчле бозлавык, кич һәм төнлә урыны белән буран һәм көньяк - көнбатыштан исүче җил (Казанда 16 м/с кадәр).
Чепья авылында яшәүче Александрова Лидия Александровнага 12 март көнне 95 яшь тулды.
2019 елның 9 мартында 10.00 сәгатьтә Балтач районында "Балтач нуры" яңа мәчетен ачу тантанасы узды . Ачылу тантанасында Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин, Балтач районы авыл имамнары , җирле хакимият вәкилләре, иганәчеләр һәм җирле халык катнашты.
2019 елның 10 мартында чаңгы трассасында.Балтач ("Сабантуй" ял паркында) Балтач муниципаль районы башлыгы призына чаңгы ярышлары булып узды.
11 нче март көнне "Факел" яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре "Компьютер уены: яхшылык яки явызлык" исеме астындагы интернет челтәрен куркынычсыз куллануга багышланган "түгәрәк өстәл" үткәрделәр. Уен рәвешендә барган "түгәрәк өстәл"дә балалар сорауларга җавап биреп интернет челтәрендә нинди куркынычлыклар барлыгын ,ничек сак эш итәргә икәнлеген белделәр.