Балтачта тантаналы рәвештә яңа мәчет ачылды

2019 елның 12 марты, сишәмбе

2019 елның 9 мартында 10.00 сәгатьтә Балтач районында  "Балтач нуры" яңа мәчетен ачу тантанасы узды . Ачылу тантанасында Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин, Балтач районы авыл имамнары , җирле хакимият вәкилләре, иганәчеләр һәм җирле халык катнашты.

Татарстанның баш казые һәм Балтач районы мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев үз чыгышында «Балтач нуры» мәчетенең районда 44нче мөселман йорты булуын, Балтач шәһәр тибындагы бистәсендә 4 нче мәчет булуын билгеләп үтте.

Мәчет Балтач шәһәр тибындагы эшмәкәрләр ярдәме белән җирле халык көче белән төзелде. Беренче катта ир - атлар залы, икенче катта – хатын-кызлар, цоколь катта-уку сыйныфлары, маджлислар үткәрү өчен заллар урнашкан.

Әлеге мәчет төзелешендә беренче таш 2015 елда салынган иде. Яңа мәчетнең имамы итеп Илгиз хәзрәт Әхмәдуллин билгеләнде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International