11 нче март көнне "Факел" яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре "Компьютер уены: яхшылык яки явызлык" исеме астындагы интернет челтәрен куркынычсыз куллануга багышланган "түгәрәк өстәл" үткәрделәр. Уен рәвешендә барган "түгәрәк өстәл"дә балалар сорауларга җавап биреп интернет челтәрендә нинди куркынычлыклар барлыгын ,ничек сак эш итәргә икәнлеген белделәр. Һәрбер балага интернет челтәрен куркынычсыз куллану, саклану кагыйдәләре, киңәшләр язылган буклетлар таратылды.