2019 елның 10 мартында чаңгы трассасында.Балтач ("Сабантуй" ял паркында) Балтач муниципаль районы башлыгы призына чаңгы ярышлары булып узды.
Ярышларда 200гә якын авыл җирлеге, учреждение, предприятие һәм оешма спортчылары катнашты. 40 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар-2 км, 40 яшькә кадәрге хатын-кызлар һәм 40 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар 5 км араны узды, ә 40 яшькә кадәрге ир-атлар 7 км дистанциядә көч сынашты.
Урыннар түбәндәгечә бүленде:
40 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар:
1 урын – Давлекова Сидария (Балтач газ)
2 урын – Хөснетдинова Роза (МБУ «ДЮСШ»)
3 урын – Әүхәдиева Әлфия (Кече Лызи авыл җирлеге)
40 яшькә кадәр хатын-кызлар:
1 урын – Нигъмәтҗанова Зәйнәб (МБУ «ДЮСШ»)
2 урын – Иванова Алинә («Дуслык «ҖЧҖ»)
3 урын – Григорьева Марина (Кече Лызи авыл җирлеге)
40 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар:
1 урын – Григорьев Сергей (МБУ «ДЮСШ»)
2 урын – Павлов Михаил («Дуслык» ҖЧҖ)
3 урын – Алексеев Владимир (Шубанское авыл җирлеге)
Ир-атлар 40 яшькә кадәр:
1 урын – Никитин Роман (МДСУ-1)
2 урын – Галимҗанов Ленур (МБУ ДЮСШ «ДЮСШ»)
3 урын – Григорьев Станислав (Тукай исемендәге ҖЧҖ)