Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге балаларны, ата - аналарны Халыкара гаилә көненә багышланган "Минем гаиләм" иҗади бәйгесендә катнашырга чакыра.
2019 елның 23 апрелендә МБУ “Хыял”яшьләр үзәге УСЗ «Балтач»та Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган егетләр арасында кул көрәше буенча «диварга дивар » ярышы үткәрде.
19 апрель көнне Балтач мәдәният үзәгендә Һөнәри бәйрәм – Җирле үзидарә көне уңаеннан җирле үзидарә органнарында озак еллар намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен Балтач муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды
2019 елның 21 апрелендә «Хыял» яшьләр үзәге муниципаль бюджет учреждениесе Балтач муниципаль районы урта мәктәбе укучылары арасында «Әйдә шаярт» Республика КВН фестивалендә катнашу максаты белән белем бирү семинары оештырды.
Смәел авылында гомер итүче Габдрахманова Разыя Газыйм кызына 22 апрель көнне 90 яшь тулды.
Балаларның ял итү һәм сәламәтләндерүгә хокукларын гамәлгә ашыру өлкәсендә системалы проблемаларны ачыклау һәм анализлау, балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләре буенча гражданнарга консультатив ярдәм күрсәтү максатыннан Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында телефоннар буенча «кайнар линия» эше оештырылачак 8(843) 236-61-24, 236-61-26, 236-61-49.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республикада коммерциячел булмаган бакчачылык ширкәтләренең эчке инфраструктурасы объектларын ремонтлау буенча чыгымнарын финанслашу программасының гамәлдә булуын искә төшерә. 2018 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 20 декабрендәге 1185 номерлы карары белән СНТның эчке объектларын ремонтлауга чыгымнар өчен 1:2 чагыштырмасында субсидияләр бирү тәртибе расланды. Программаның асылы шунда, СНТ ремонтлауга тоткан һәр мең сум өчен дәүләт тагын ике мең сум өсти.
2019 елның 22 апрелендә Казан Кремлендә ел саен үткәрелә торган «Ел хәйриячесе-2018» Республика конкурсына йомгак ясалды.
Татарстан Республикасында 2011 елның июль аенда 1 миллион тирәсе ( ягъни январь аена караганда 4 тапкыр артык) дәүләт хезмәте электрон рәвештә башкарылган.
20 апрель көнне Пыжмара авыл җирлеге, мәдәният йорты, почта бүлекчәсе, авыл китапханәсе, ФАП хезмәткәрләре өмәгә чыктылар. Һәр оешма үзенә беркетелгән участокларын чүптән арындырып, тәртипкә китерделәр.