«Ел хәйриячесе-2018»

2019 елның 23 апреле, сишәмбе

2019 елның 22 апрелендә Казан Кремлендә ел саен үткәрелә торган «Ел хәйриячесе-2018» Республика конкурсына йомгак ясалды. Безнең районнан бүләкләү тантанасында «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәре Гөлчәчәк Гафурова катнашты.

     Күп балалы гаиләләр өчен аерым программа әзерләнгән иде. Балтач шәһәр тибындагы бистәсеннән Маннаповлар, Норма авылыннан Исрафиловлар, Улисьял авылыннан Кугергиннар гаиләләрен Казан Кремле буенча сәяхәттән соң С. Сәйдәшев исемендәге концертлар залында концерт программасы көтте. Чара Корстон сәүдә-күңел ачу комплексында оештырылган бәйрәмчә төшке аш белән тәмамланды. Барлык гаиләләргә дә сертификатлар тапшырылды, ә балалар йомшак уенчыклар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International