ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

     Бөек Ватан сугышы ветерананнарына Татарстан Республикасы Президенты һәм Балтач муниципаль районы башлыгы исеменнән котлау открыткалары, азык-төлек пакетлары тапшырылды.

   Арбаш авылында гомер итүче Нәбиуллина Гәүһәрия Җәләлетдин кызына  23 апрель көнне 90 яшь тулды. 

2019 елның 25 апреленә

2019 елның 24 апрель 18 сәгатьтән 25 апрель 18 сәгатькә кадәр

2019 елның 24 апрелендә 09.00 сәгатьтә Балтач муниципаль район башлыгы Р.Р.Нотфуллин рәислегендә өченче чакырылыш Балтач район Советы Президиумы утырышы булып узды. Утырышта Балтач район Советының чираттагы утырышына чыгарыла торган сораулар каралды.  

Бүген 24 нче апрель көнне ТР Балтач муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ булегендә  Балтач районының яшь гражданнарына тантаналы рәвештә паспорт тапшыру чарасы үтте.ГХАТ бүлеге бинасында әлеге төрдәге танатаналы чараларны үткәрү күркәм гадәткә әйләнеп бара.

 23 апрель көнне Урта Көшкәт авыл клубы хезмәткәрләре Түнтер мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "НАЗ" тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен концерт номерлары белән чыгыш ясады. Алар өчен рус, татар, удмурт җырлары һәм биюләр әзерләнгән иде.

23 апрель көнне Балтач районы Хакимиятендә 27 апрельгә планлаштырылган гомумрайон өмәләре үткәрү сораулары буенча киңәшмә узды.

 20 апрель көнне 13.00 сәгатьтә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры бинасында Балтач якташлар җәмгыятенең очрашуы узды.

      23 апрель көнне Балтач үзәк зурлар китапханәсе Бөтенрәсәй “Библиотөн – 2019” акциясендә катнашты. Китап укучылар әдәбият, шигърият, җыр, музыка, кино, театр сәнгате дөньясына сәяхәт иттеләр. “Россия рәссамнары берлеге” Бөтенроссия иҗади иҗтимагый оешмасы, “Татарстан рәссамнар берлеге”  региональ бүлеге әгъзасы, рәссам Т.М.Ильясов кунакларны үзенең картиналары белән таныштырды. “Тибрәндерик күңел кылларын!” исеме астында оештырылган әдәби-музыкаль кунак бүлмәсендә китап укучыларыбыз  шигьрият дөньясында тибрәлделәр,  Балтач балалар сәнгать мәктәбендә белем алучы укучыларның чыгышларын карап хозурландылар. Мастер-класс бүлегендә райондашларыбыз Таһир Садыйков, Зөһрә Сәмигуллина, Марат Кадыйров һәм Дамира Гыйльмуллиналарның кул эшләреннән төзелгән күргәзмәләр белән таныштылар. “Библиотөн – 2019”  Россиядә Театр елы уңаеннан, “Тормышыбыз – театр” исеме астында үтте. Үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан, якташыбыз  Венера Касыймованың «Әллә ялгышым, әллә язмышым...” повесте буенча «Эх, сәвит сәүдәсе!»  дип аталган инсценировка күрсәтелде. Чәй-брейк – чәй тәнәфесендә кунаклар төрле җиләк-җимешләрдән, шифалы үләннәрдән төнәтелгән чәйләрдән авыз иттеләр. Балтач кино учреждениесе тәкъдим иткән  “Үксезләр” кинофильмын (Равилә Шәйдуллина-Морат повесте, реж. Нурания Җамали) карадылар. Библиотөн акциясе тулы һәм җанлы үтте.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы коммерциячел  булмаган  бакчачылык   һәм яшелчәчелек   ширкәтләренә    шуны  хәбәр итә,  җир  асты  суларын  чыгару  максатында  байлыкларыннан  файдалануга  скважиналарны   лицензияләү  мәҗбүри процедура.  Су чыгару  скважинасына лицензия  алу  зарурлыгы  гамәлдәге  законнарда   (“Җир асты  байлыклары  турында” Россия  Федерациясе  законы, 21.02.1992 № 2395-1) беркетелгән.  Җир асты  байлыкларыннан   файдалану       лицензия  рәвешендәге  махсус  дәүләт  рөхсәте  белән  рәсмиләштерелә,  ә  җир  асты  суларын  чыгару  максатында  су  җыю   скважинасыннан  файдалану  җир  асты  байлыкларыннан  файдалануга  керә.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International