ЯҢАЛЫКЛАР


6
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында КФХ базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү»федераль ведомство программасы буенча грантлар бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын сайлап алу конкурсына йомгак ясау турында хәбәр итә. Конкурста җиңүчеләргә грантларның гомуми суммасы 350 млн. сум тәшкил иткән, шуларның 203 млн.сумы федераль бюджеттан (58%) бүлеп бирелгән.

2019 елның 4 июнендә «Факел" яшүсмерләр клубында «Полимер балчыктан лепка студиясе" ндә чыгарылыш кичәсе узды. База һәм курсларны дәвам итүче укучыларга сертификатлар тапшырылды. Көз буе, кыш һәм яз айларында кызлар матурлык тудырырга өйрәнделәр, һәм без алардан бик канәгать! Бу чара бик күңелле, уеннар белән, чәй эчү белән сизелмичә дә үтте.
 


5
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 6 июнендә Татарстан Республикасы буенча һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшен һәм төньяк-көнбатыштан 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә.

2019 елның 4 июнендә "Хыял " яшьләр үзәге МБУ «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе" бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Балтач бүлекчәсе активистлары белән берлектә " Яхшылык кыл» акциясе үткәрделәр. Әлеге акция кысаларында мөмкинлеге чикле булган Хайруллин Рамазан белән очраштылар. Очрашу барышында Рамазан белән әңгәмә корылды һәм аңа тәмле күчтәнәчләр тапшырылды.

2019 елның 5 июнендә «Факел» ПК хезмәткәрләре гимназиянең мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар өчен квест оештырдылар. Ярышларда 8 команда катнашты. Чара " Наркотикларсыз тормыш" айлыгы кысаларында, " Үз тормышыңны кадерен бел" шигаре астында. Башта зарядка үткәрелде, аннан соң мәгълүмат белән маршрут бите тәкъдим ителде, анда станцияләрнең урнашуы һәм хәрәкәт юнәлеше күрсәтелгән.
-

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясе Хөкүмәте 2025 елга кадәр Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясе Президенты кушуы нигезендә эшләнгән «авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын кабул итте.

1 июнь көнне Урта Көшкәт авыл китапханәсе клуб белән берлектә «Вуюись» мәктәп яны лагере балалары өчен табигатьтә    кызыклы хәрәкәтле уеннар үткәрелде.

Киокушин-каратэ буенча «КАНЧО Т. ТЕЗУК Кубогы» (Кумитэ, Ката, Ката-төркем) Халыкара турнирының җиңүчеләре .11 каратэчы катнашты, шуларның 10сы призлы урыннар яулады.

2019 елның 1 июнендә стационар дәвалауда булган балалар өчен Балаларны яклау көненә багышланган «Мәрхәмәтле тылсымчылар» хәйрия акциясе узды. "Факел» ПК хезмәткәрләре балаларны бәйрәм белән котладылар, һава шарлары һәм тәм-томнары бүләк иттеләр. Акция балалар һәм ата-аналар белән дә бик җылы кабул ителде.
 

2019 елның 1 июнендә «Факел» ПК хезмәткәрләре СМУ микрорайонның балалар-спорт мәйданчыгында балалар бәйрәме оештырдылар. Бәйрәм «күңелле Балачак планетасы» дигән матур исем астында узды һәм балаларны яклау көненә багышланган иде. Бу бәйрәмне без урам чаралары, уен программалары, ишегалды уеннары - кызыклы һәм бик файдалы итеп тулыландырдык.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International