2019 елның 4 июнендә "Хыял " яшьләр үзәге МБУ «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе" бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Балтач бүлекчәсе активистлары белән берлектә " Яхшылык кыл» акциясе үткәрделәр. Әлеге акция кысаларында мөмкинлеге чикле булган Хайруллин Рамазан белән очраштылар. Очрашу барышында Рамазан белән әңгәмә корылды һәм аңа тәмле күчтәнәчләр тапшырылды.