2019 елның 1 июнендә «Факел» ПК хезмәткәрләре СМУ микрорайонның балалар-спорт мәйданчыгында балалар бәйрәме оештырдылар. Бәйрәм «күңелле Балачак планетасы» дигән матур исем астында узды һәм балаларны яклау көненә багышланган иде. Бу бәйрәмне без урам чаралары, уен программалары, ишегалды уеннары - кызыклы һәм бик файдалы итеп тулыландырдык.