1 июнь-үзенчәлекле көн: Җәй безнең барыбыз өчен дә үзенең кояшлы ишекләрен ача. Шул ук көнне без иң игелекле һәм якты бәйрәмнәрнең берсе-балаларны яклау көнен билгеләп үтәбез. Балачак-үзенчәлекле ил, анда барысы да шактый гади һәм кызыклы тоела. Безнең һәрберебез бу илдә булды һәм истәлекләрне җылы эз калдырды.
1 июнь көнне Урта Көшкәт авыл китапханәсе клуб белән берлектә «Вуюись» мәктәп яны лагере балалары өчен табигатьтә кызыклы хәрәкәтле уеннар үткәрелде. Чарада 35 бала катнашты.