2019 елның 7 июнендә «Факел» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре Норма урта мәктәбенең мәктәп яны лагерында ял итүче балалар өчен спорт уеннары оештырдылар. Чара " Наркотикларсыз тормыш»айлыгы кысаларында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республика кырларында терлек азыгы әзерләү һәм яклау чаралары барышы турында сөйләде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем барыгызны да халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуй белән котлыйм!
6 июньдә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында Татарстан Республикасы сөт хуҗалыклары җитәкчеләре һәм белгечләре өчен АКШ һәм Россиядә терлек азыгы әзерләү һәм үрчетү буенча конференция узды.
6 июньдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең 100 еллык юбилеена багышланган Россия Федерациясе Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасының түгәрәк өстәле узды. Фикер алышу темасы республиканың агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренә социаль ярдәм күрсәтү һәм хокукый яклауның актуаль мәсьәләләре булды.
2019 елның 3 июнендә район җитәкчелеге капиталь ремонт объектлары буенча кабат рейдлар үткәрде. Алар Борнак авыл клубында, Кече Лызи балалар бакчасында, Карадуган авыл Советы бинасында, Чепья музеенда, Нөнәгәр гомуми белем бирү мәктәбендә ремонт эшләренең барышы белән таныштылар.
2 июльдән 4 июльгә кадәр Татарстан Республикасының Лаеш районында «Татарстанда кыр көне - 2019 " кыр форматындагы иң зур күргәзмә узачак. Рәсми ачылыш тантанасы 2 июльдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узачак, аның барышында республика башлыгы һәм рәсми кунаклар экспозицияне караячак, катнашучылар стендларын караячак һәм Татарстан Республикасы һәм Россия төбәкләре агросәнәгать комплексы яңалыклары белән танышачак.
2019 елның 6 июнендә Балтач муниципаль районының «Балтач гимназиясе» базасында эшләп килүче «Крепыш» мәктәп яны сәламәтләндерү лагерына йөрүче 190 балигъ булмаган балалар өчен «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре тарафыннан «Яхшылык көне» дигән шөгыль үткәрелде.
2019 елның 5 июнендә Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында “Тегүчелек эше” хезмәт белән тернәкләндерү кабинеты эше кысаларында чираттагы дәрес үткәрелде.
Балтач районында авыл көнен һәм "Сабантуй-2019" бәйрәмен үткәрү графигы