2019 елның 3 июнендә район җитәкчелеге капиталь ремонт объектлары буенча кабат рейдлар үткәрде. Алар Борнак авыл клубында, Кече Лызи балалар бакчасында, Карадуган авыл Советы бинасында, Чепья музеенда, Нөнәгәр гомуми белем бирү мәктәбендә ремонт эшләренең барышы белән таныштылар.
Күчмә киңәшмә эшендә Балтач муниципаль районы башлыгы Р. Р. Нотфуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе А. Ф. Хәйретдинов, район төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе И. Н. Сәгъдиев, районның баш архитекторы Ш. Ф. Борһанов катнашты. Әлеге объектларда булып, җитәкчелек башкарылган эшне бәяләде һәм төзелеш эшләренә карата үз фикерләрен белдерде.