ЯҢАЛЫКЛАР


28
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

2020 ел 27 гыйнвар көнне «Батырлар аллеясы» паркында Балтач «Форпост» үзәге Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көненә багышланган чара үткәрде.

Чарада Балтач «Форпост» үзәге директоры Гыйлемҗанов Фердинант Шакирҗан улы, полиция подполковнигы Сибгатуллин Алмаз Зәкәри улы, «Хыял» яшьләр үзәге хезмәткәрләре, Балтач «Форпост» үзәге хезмәткәрләре катнашты. Барлыгы 21 катнашучы.

27 гыйнвар - Ленинград блокадасын өзү көне... Үзәк зурлар китапханә хезмәткәрләре "Факел" яшүсмерләр клубында "Ленинград батырлыгы " дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренә    Министрлык  сайтында    предприятиеләр җитәкчеләре һәм агрономнары өчен   2020 елгы  чәчү өчен  ресурслар  дигән махсус бүлек  булдырылуы  турында  хәбәр итә.      Биредә  вегетация  чорына  температура  һәм  явым-төшем фаразлары  белән  танышырга,   уңышны  иминләштергәндә  дәүләт ярдәме  чаралары турында  өйрәнергә һәм иминият  компанияләреннән тәкъдимнәр  алырга,  шулай  ук  орлыклар  һәм аларга  бәяләр  турында, орлыкчылык  хуҗалыклары    рейтингы турында мәгълүмат алырга   һәм  минераль ашламалар  белән тәэмин  итүчеләр  турында  белешмәләр  табарга  мөмкин. 


27
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 25 январендә Балтач районының Арбор авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Әхмәтҗанова Шәһлинур Фәйзрахман кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

 

25 гыйнварда С.Сәйдәшев исемендәге ДБКЗда яшь музыкантлар, La Primavera оркестры белән җырчылар һәм маэстро Рөстәм Абязов катнашында традицион концерт булды. Проектка инде өч ел. Бу вакыт эчендә анда музыка мәктәпләреннән һәм балалар иҗат коллективларыннан 200дән артык сәләтле бала катнашты. Алар арасында быел Балтач балалар сәнгать мәктәбе укучылары да бар иде. 

Социаль өлкә хезмәткәрләре һөнәрләре белән танышу максатыннан 2020 нче елның 22 гыйнварында Балтач муниципаль районының «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Балтач гимназиясенең 2 нче сыйныфында белем алучы 24 укучы кунакта булды.

Хәрби-патриотик тәрбия бирү кысаларында «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Балтач гимназиясенең 2 нче сыйныф укучылары өчен «Батырлык дәресе» дигән төркемле шөгыль үткәрделәр.

Әгәр дә градусник, яисә башка терекөмешле прибор ватылса, түбәндәге гамәлләрне үтәргә кирәк.

25 гыйнвар көнне Шубан мәдәният йортында студентлар өчен "Сессиядән сессиягә студентлар күңелле яши" дип аталган очрашу кичәсе үтте. Профориентацион юнәлешле чара буларак, 9-11 сыйныф укучылары да очрашуга чакырдылды. 1 нче өлештә студент тормышы турында әнгәмә, түгәрәк өстәл булды. Ә аннары студентлар логик биремнәр чиштеләр һәм күңелле уеннар уйнадылар. 

2020 елның 24 гыйнварында 13.00 сәгатьтә Балтач «Форпост» үзәге директоры Ф.Ш. Гыйлемҗанов Балтач урта мәктәбенең 5 «Г» сыйныф укучылары өчен Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча полиция бүлегенә һәм музеена экскурсия оештырды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International