Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, агымдагы елның 27 гыйнварында, Балтач урта мәктәбенең 1 А сыйныф укучылары укытучы Лилия Җамалиева белән бергә, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә социаль карамакта торучы тыл ветераны Бибинур Хәлиловага очрашуга бардылар.
2020 елның 25 июнендә Татарстан АССР оешуның 100 еллыгы билгеләп үтелү уңаеннан, "Татарстан Республикасының 100 легендар бренды"дигән масштаблы халык тавыш бирү проекты старт ала. Ул республиканың үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән бәйләргә тиеш.
27 гыйнвар көнне Түбән Кенә авылында халык җыены булды. Утырышта Кенәбаш, Югары Кенә, Түбән Кенә авылында яшәүчеләр, Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары Н.Н.Сабирҗанов, «Игенче» күмәк хуҗалыгы рәисе Б.Б.Зиятдинов, 5 нче номерлы участок полициясе А.А.Закиров катнаштылар.
Начар метеорологик күренешләр: төнлә һәм иртән 29 гыйнварда урыны белән Татарстан Республикасы территориясендә томан көтелә.
2020 елның 23 гыйнварында «Балтач» ял паркы шугалагында «Хыял» яшьләр үзәге барлык теләүчеләр өчен олимпия төре буенча «Керлинг» ярышы үткәрде.
27 январь көнне Чапшар авыл клубында “Интернет колы булма!” исемле профилактик чара үтте.
Бүгенге интернет тормышыбызга шул кадәр нык үтеп керде, хәтта аннан башка тормышны күз алдына китерү дә авыр. Әмма уңай якларыннан тыш, күп кенә тискәре яклары да бар. Интернет кешеләрне үзенә “йота” башлады, шул сәбәпле, бигрәк тә балалар һәм яшүсмерләрдә психик тайпылышлар барлыкка килүен күренә. Төрле провокацион рекламаларга ышанып кешеләр акчаларын гына түгел, гомерләрен дә югалта алалар. Бу кешеләр арасында җылы мөнәсәбәтләр югала баруын күрсәтә.
26 гыйнвар көнне Чапшар авылында үзара салым акчасына салынган футбол мәйданчыгын ачу тантанасы уңаеннан туплы хоккей уены оештырылды. Әлеге мәйданда авылның балалары һәм яшьләре ай буе бик тырышып боз катырдылар. Өлкән яшьтәге актив ир-егетләр Гаязов Шәүкәт, Әхтәмов Алмаз, Валиев Котдус аларга зур ярдәм күрсәтте. Бәйрәм шушы эшләрдә актив катнашканнарны бүләкләү тантанасы белән башланып китте. Яңгырап торган дәртле җырлар астында балалар һәм яшүсмерләр катнашындагы команда өлкәннәргә каршы бик тырышып көч сынаштылар. Бәйрәмгә килгән һәркем казанда пешкән тәмле уха ашыннан авыз итеп, самовар чәе эчеп күңелле ял иттеләр.
26 гыйнварда Урта Көшкәт авыл клубы китапханә белән берлектә студентлар көненә багышланган «Студентлар капустнигы» ял кичәсе үткәрде. Чара башында барлык студентларны һәм булачак студентларны бәйрәм белән котладылар. Алар өчен бәйрәмнең тарихы һәм традицияләре турында кыскача хикәя әзерләнгән иде. Программа төрле күңелле конкурслар белән дәвам итте. Егет-кызлар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, сорауларга җаваплар бирделәр. Чарада катнашучыларның барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шундый күңелле ял кичәсеннән студентлар бик канәгать калдылар.
28 гыйнвар көнне Өченче чакырылыш «Балтач шәһәр тибындагы поселок» муниципаль берәмлеге Советының илле дүртенче утырышы булды.
Балтач Үзәк китапханәсендә Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Тарихи кроссворд» Бөтенроссия акциясе узды.