ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2020 ел
сишәмбе

Габдулла Тукай тууына 134 ел, Бөек Җиңүгә 75 ел булу уңаеннан  Балтач Үзәк китапханәсендә “Тукай биеклеге, халкым батырлыгы...” әдәби-патриотик нәфис сүз осталары конкурсы үтте. 

22 февраль көнне "Дулкын" бассейнында Рәсимә Сәгыйтованың "Бәхет" җәмгыяте призына кызлар һәм егетләр арасында йөзү буенча район беренчелеге үтте.

2020 елның 23 февралендә «Хыял» яшьләр үзәге Балтач муниципаль районы балыкчылар берлеге белән бергә Нормабаш авылы плотинасында ел саен уза торган «Алтын Балык 2020» кышкы балык тоту фестивале үткәрде.

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты «Минем шәҗәрәм " исемле генеалогик тикшеренүләр Республика конкурсы игълан итте. Ул 2020 елның 19 февралендә старт алды.

21 февраль көнне Кече Лызи авыл җирлегенең тыл ветераннарына «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» юбилей медальләре тапшырылды

21 февраль көнне "Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубында яшьләр арасында өстәл теннисы буенча турнир узды. Бу турнир беренче тапкыр гына үткәрелми һәм Ватанны саклаучылар көне алдыннан матур традициягә әверелә. Кунакка безнең районнан гына түгел, Киров өлкәсеннән дә чын ракеткалар осталары килде.

Бу елның гыйнвар аенда терлекчелек тармагы эшенең нәтиҗәләре турында шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика  киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җиткерде.

22 февраль көнне «Сабантуй» ял паркында Россия Федерациясе Герое О.Н. Исаев истәлегенә һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган гаскәрләр арасында ел саен үткәрелә торган «Киез итекле хоккей» һәм «аркан тарту» шәхси-команда спорт ярышлары узды.

22 февраль көнне картинг буенча районара турнир булып узды. Биш команда вәкилләре арасында барган ярыш бик кызыклы үтте.

Чараны үткәрүдә Балтач Досаафы, район ЮХИДИ бүлеге һәм «Кызыл юл» хуҗалыгы зур өлешләрен кертте. Кайнар чәй һәм коймаклар белән сыйлану, җиңү тәмен тоеп, котлаулар кабул итү һәм бүләкләр алу әлеге чараның иң тыныч һәм рәхәт мизгелләре булгандыр мөгаен. Шушы күңелле чарага ноктаны кубоклар тапшыру белән куйдылар. Ярыш катнашучыларын һәм җиңүчеләрен Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Фидәел улы Гайнетдинов сәламләде.

Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы «космик элемтә» Федераль дәүләт унитар предприятиесе мәгълүматы буенча 2020 елның 21 февраленнән алып 15 мартына кадәр  12 сәгать 02 мин.башлап 13 сәгать 05 мин. кадәр вакыт аралыгында җир станцияләренең антенналарын кабул итү бүлмәләрендәге кояш нурлары белән яктыртылачак, бу цифрлы телевидениене кабул итүнең кыска вакытлы начарлануына китерәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International