Агымдагы елның 12 мартында Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) психологик ярдәм көне узачак. Әлеге чара кысаларында өлкәннәр һәм балалар конфиденциаль шартларда үзләрен борчыган темаларга, шул исәптән балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләре, яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләр, яшүсмерләр арасында конфликтлар, психологик планның башка «балалар» мәсьәләләре (проблемалары) буенча һөнәри психологлар белән аралаша, һөнәри консультация һәм киңәшләр ала алачаклар.
21 февральдә Кече Лызи урта гомуми белем бирү мәктәбендә Халыкара туган телләр көне уңаеннан «Пӧртмась вень» фильм-спектакленең (Тылсымлы энә) премьерасы һәм видеомонтаж буенча курска кертү булды. Чара хәйрия нигезендә «Удмурт фольклоры хәзинәләре: җырлар, биюләр һәм уеннар» җыентыгын бастыру файдасына узды. 2018 елда Римма Николаева пьесасы буенча Сырья авылы халкы һәм кунаклары катнашында төшерелгән тулы метражлы фильм яшь тамашачыларның көчле алкышларына лаек булды.
21 февраль көнне Субаш мәдәният йортында "Туган тел" көне уңаеннан китапханә белән берлектә "Дөньяда иң матур тел – ул минем туган телем" дигән әдәби –музыкаль кичә үткәрелде. Кичә барышында татар теленең язмышы турында сөйләшенде. Туган телдәге яңа китаплар белән таныштылар, татар халык һәм татар композиторларының җырларын җырладылар.
Г.Тукайның туган көне һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышлап Үзәк китапханәдә нәфис сүз осталары бәйгесе узды. Кече Лызи авыл җирлегеннән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Михайлова Л. М. чыгыш ясады, ул Г. Тукайның «Туган җиремә» һәм үзенең бабасы турында «Исәнме, бабай!» шигырьләрен укыды.
Начар метеорологик күренешләр:
26 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
- төнлә һәм иртән көчле кар, юлларда кар көртләре;
- төнлә һәм көндез күз күреме 1 километрга кадәр һәм аннан да кимрәк булган буран, көчәйгәндә 15-18 м/c кадәр көчле җил (Казанда да), юлларда көчле бозлавык (Казанда да).
21 февраль көнне Салавыч мәдәният йортында "Ир-егетләр- ил терәге" дип исемләнгән бәйрәм концерты узды. Хатын-кызлар көче белән әзерләнгән концерт күңелле үтте. Сугыш темасына тетрәндергеч шигырьләр укылды, дәртле биюләр биелде. Сәхнә ветераннары "Зәңгәр шәл" спектакленнән өзек күрсәттеләр. Тамашачы концертны җылы кабул итте.
Ватанны саклаучылар көнендә армия сафларында хезмәт иткән яки сугыш елларында илне саклаган барлык ир-атларны һәм кайчан да булса хезмәт итәргә китәчәк малайларны бәйрәм белән котлау матур традициягә әверелде.
23 февраль көнне Урта Көшкәт авыл клубында егетләр өчен "Ватанны саклауда" дип исемләнгән конкурс-уен программасы үткәрелде. Уенда аларның җитезлеген, зирәклеген, чыдамлыгын һәм кыюлыгын тикшерделәр. Кичәнең атмосферасы күтәренке кәеф белән сугарылган иде.
21 февраль көнне Норма мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган хатын-кызлар оештырган "Тынычлык иминлек сагында Сез кирәк" дип исемләнгән концерт булып үтте.
2020 елның 20 февралендә Иске Турья авылында тыл ветераннарына "1941-1945 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел" юбилей медальләре тапшырдылар. Әлеге чарада Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе А.Ф. Хәйретдинов, хәрби комиссариат вәкиле Ф.Г. Гарипов һәм Борнак авыл җирлеге башлыгы Ш.М. Хәбибуллин катнашты. Тыл ветераннарына шулай ук бәйрәм пакетлары тапшырылды.
21 февраль көнне Кенәбаш авыл клубыннан Шагиева Энҗе "Дуслык җире" I Халыкара ачык фестиваль-конкурсында чыгыш ясады. "Нәфис сүз" номинациясендә 3 нче дәрәжә лауреат, "Халык уен кораллары" номинациясе буенча 2 нче дәрәҗә дипломант исеменә лаек булды.