22 февраль көнне «Сабантуй» ял паркында Россия Федерациясе Герое О.Н. Исаев истәлегенә һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган гаскәрләр арасында ел саен үткәрелә торган «Киез итекле хоккей» һәм «аркан тарту» шәхси-команда спорт ярышлары узды.
Ярышларда катнашучыларны Балтач муниципаль районы башлыгы Р.Р. Нотфуллин, Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе А.Ф. Хәйретдинов, Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.Ф. Гайнетдинов, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Р.Р. Заһидуллин, Балтач «Форпост» үзәге директоры Ф.Ш. Гыйлемҗанов котладылар һәм сәламләделәр.
«Киез итекле хоккей» 6 команда уйнады:
1 урын - «Хәрби-диңгез флоты ветераннары» командасы
2 урын - «Форпост отряды» командасы
3 урын - «Чечен сугышы ветераннары» командасы
Номинацияләр буенча:
Иң яхшы капкачы - Капитонов Руслан, «Чечен сугышы ветераннары» командасы
Иң яхшы уенчы - Хөсәенов Рөстәм, «Хәрби-Диңгез Флоты» командасы
Өлкән уенчы - Вәлиуллин Рафаэль (67 яшь), «Һава-десант гаскәрләре» командасы
«Аркан тарту» буенча ярышларда 6 команда катнашты:
1 урын - «Һава-десант гаскәрләре ветераннары» командасы
2 урын - «Чечен сугышы ветераннары» командасы
3 урын - «Чик буе гаскәрләре ветераннары» командасы»
Җиңүчеләргә дипломнар, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.