Начар метеорологик күренешләр: 2020 елның 24 апрелендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән кыска вакытлы буран көтелә (Казанда көндез).
«Үлемсез полк» акциясе «ВКонтакте» социаль челтәре базасында COVID-19 яңа коронавирус инфекция таралуны булдырмау буенча Татарстан Республикасында агымдагы санитар-эпидемиологик вәзгыять уңаеннан онлайн-режимда узачак.
Хәзерге вакытта республиканың кайбер муниципаль районнарында коронавирус йогышы таралуны булдырмау өчен авыл хуҗалыгы оешмалары хезмәткәрләренә карата карантин кертү теркәлгән.
19 апрель көнне Зур Лызи 2 өлештә гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мария Ивановна Никитина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Юбилярга Россия Федерациясе Президентының шәхси котлавын, Балтач муниципаль районы башлыгы исеменнән рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк тапшырдылар. Шулай ук соңгы эш урыныннан, авыл җирлегеннән һәм авыл хуҗалыгы предприятиесеннән килгән вәкилләр дә үз бүләкләрен тапшырды.
Бүләкләр юбилярга туганнары аша тапшырылды.
23 апрельдән Татарстанда Россиянең башка төбәкләреннән килгән барлык гражданнар өчен мәҗбүри ике атналык үзизоляция кертелә.
Катлаулы эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметү һәм профилактикалау максатларында Балтач районында үзәк урамнарның җәяүлеләр юлларын һәм тротуарларын махсус состав белән дезинфекцияләү буенча чаралар дәвам итә.
22 апрельдә хуҗалык-эксплуатация хезмәте һәм район дәүләт ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре үз-үзеңне изоляцияләү чорында халыкка хезмәт күрсәтүче кибетләргә, оешмаларга, учреждениеларга керү юлларына, урамнарга, автобус тукталышларына, тротуарларга дезинфекция ясадылар.
Инфекциягә каршы көрәшкә керткән өлешләре өчен әлеге оешма хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәбез!
Начар метеорологик күренешләр: көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан көчле җил, көчәйгәндә 16-21 м/с кадәр (Казанда 15-20 м/с), кайбер районнарда кыска вакытлы буран; төнлә һәм иртән юлларда бозлавык.
Балтач районы ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиум утырышлары расланган график нигезендә, әмма адаптацияләнгән форматта уза. Агымдагы елның 21 апрелендә утырыш Zoom сервисының видеоконференция режимында узды. Профилактика субъектларыннан кергән ике сигнал картасы каралды, ведомствоара учетта торучы гаиләләрнең арадаш нәтиҗәләре тикшерелде һәм мәгълүмати хатлар каралды. МСРК утырышы материаллары КДН комиссиясенә җибәрелде.
2020 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада яңа төр коронавирус таралуны кисәтү мәсьәләләре буенча видеоконференцэлемтә режимында оператив киңәшмә уздырды.
Начар метеорологик күренешләр: 2020 елның 22 апрелендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил төнлә 15-17 м/с, көндез 16-21 м/с (Казанда көндез 15-20 м/с) көтелә.