2020 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада яңа төр коронавирус таралуны кисәтү мәсьәләләре буенча видеоконференцэлемтә режимында оператив киңәшмә уздырды.
Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә Татарстанда коронавирус белән авыручыларның гомуми саны 230 кешегә җиткән. Очраклар саны артуы очаглар хисабына була, бер очрак хезмәткәрләр арасында коллективларда таралу һәм аларның гаиләләрендә таралу очракларында. Очаглар республиканың берничә предприятиесендә теркәлгән.
Ведомство башлыгы билгеләп үткәнчә, Татарстан белән күрше төбәкләрдә дә вәзгыять киеренке. Марина Патяшина башка төбәкләрдән хезмәткәрләрне җәлеп итүне мөмкин кадәр чикләргә тәкъдим итте.
Шулай ук ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, республиканың сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм ТР прокуроры Илдус Нәфыйков чыгыш ясадылар. Хокук саклау структуралары эше турында Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин сөйләде.
"Хакимият гади булмаган вакытта тәнкыйтькә әзер булырга тиеш. Әмма без төп бурычыбызны үтәргә тиеш - кешеләрне саклап калу, куркынычларны минимальләштерү, гражданнарыбызга ярдәм итү», - дип ассызыклады ТР Президенты.
Татарстан Республикасы Президенты белән киңәшмә тәмамланганнан соң, район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин видеоконференцэлемтә режимында оператив киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә районыбыздагы вәзгыять һәм бу вәзгыятькә бәйле чаралар турында фикер алыштылар, шулай ук Балтач районы территориясендә коронавирусның яңа төрен таратуны кисәтү мәсьәләләре дә күтәрелде.
Киңәшмәдә Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе, Балтач район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, Роспотребнадзор, прокуратура, Балтач район үзәк хастаханәсе, район суды, Росгвардия, “Балтач май-сөт комбинаты” ААҖ, “МДСУ-1” ҖЧҖ, “Балтач агрохимсервис” ААҖ вәкилләре катнашты.