Начар метеорологик күренешләр: көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан көчле җил, көчәйгәндә 16-21 м/с кадәр (Казанда 15-20 м/с), кайбер районнарда кыска вакытлы буран; төнлә һәм иртән юлларда бозлавык.
Болытлы. Кар, юеш кар. Аерым районнарда кыска вакытлы буран. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан 8-13 м/с, урыны белән 16-21 м/с кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы 0..-2˚, көндез йаваның максималь температурасы +2..+5˚. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык.