Татарстанда Россиянең башка төбәкләреннән килүчеләр өчен мәҗбүри ике атналык үз-үзеңне изоляцияләү кертелә

2020 елның 22 апреле, чәршәмбе

23 апрельдән Татарстанда Россиянең башка төбәкләреннән килгән барлык гражданнар өчен мәҗбүри ике атналык үзизоляция кертелә.

Тиешле карар Татарстан премьер-министры Алексей Песошин тарафыннан имзаланды һәм республиканың хокукый мәгълүмат порталына - https://clck.ru/N6aJF урнаштырылды.

Документ нигезендә, килгәннәр белән бергә яшәүче гражданнар да үз-үзен изоляцияләүне үтәргә тиеш. ОРВИның беренче билгеләре барлыкка килгәндә, табибны өйгә чакыртырга кирәк. Кагыйдәләр эшчәнлек үзизоляция чорында туктатылмаган компанияләр хезмәткәрләренә йөк ташу, пассажирлар һәм багаж ташу белән шөгыльләнүче кешеләргә кагылмый.

Карарда шулай ук, 23 апрельдән сәүдә нокталарының эш вакыты чикләнүе, аларга 22.00 дән 6.00 гә кадәр эшләү тыелуы турында әйтелгән. Аптека һәм даруханә пунктлары гына искәрмә булып тора.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International