Балтач районында урамнарны дезинфекцияләү буенча чаралар дәвам итә

2020 елның 22 апреле, чәршәмбе

Катлаулы эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметү һәм профилактикалау максатларында Балтач районында үзәк урамнарның җәяүлеләр юлларын һәм тротуарларын махсус состав белән дезинфекцияләү буенча чаралар дәвам итә.

22 апрельдә хуҗалык-эксплуатация хезмәте һәм район дәүләт ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре үз-үзеңне изоляцияләү чорында халыкка хезмәт күрсәтүче кибетләргә, оешмаларга, учреждениеларга керү юлларына, урамнарга, автобус тукталышларына, тротуарларга дезинфекция ясадылар.

Инфекциягә каршы көрәшкә керткән өлешләре өчен әлеге оешма хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәбез!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International