Узган ял көннәрендә генә дә республикада суда 10 кеше үлгән, су коену сезоны башланганнан бирле суда 39 һәлакәт теркәлгән, су стихиясе корбаны - 36 кеше, шул исәптән өч бала, 10 кешене коткарып калганнар. Суда үлү очракларының артуы буенча хәлне үзгәртү өчен, республика районнарында мобиль патруль төркемнәренең махсус рейдлары актив үткәрелә, алар составында административ комиссияләр, район администрацияләре, полиция, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, "Суда коткару җәмгыяте" хезмәткәрләре бар.
13 июль 18 сәгатьтән 14 июль 22 сәгатькә кадәр консультация – кисәтү
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм фермер хуҗалыкларында 2020 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасының терлекчелек тармагы эше йомгаклары турында сөйләде.
2020 елның 23 июленнән 23 августына кадәр ремонт-төзелеш эшләре башкару сәбәпле Балтач-Әтнә-Зур Лызи 2 автомобиль юлы ябыла. Каракүлгә Ярак-Чурма авылы аша барырга мөмкин булачак.
Июль башыннан 10 июль уртасына кадәр генә дә Татарстан сулыкларында 15 кеше һәлак булган (шул исәптән 1 бала), 6 кешене коткарып кала алганнар, шул исәптән 1 баланы.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Архивтан хәбәрләр
2020 елның 10 июлендә Норма авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Нәкыя Газиз кызы Хаҗиева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Балтач районы “Наз” үзәгендә төрле чаралар үткәрелде.
2020 елның 9 июлендә Пыжмара авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мәликә Дәүләтшина үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.