1 октябрьдә балалар һәм «Факел» клубы хезмәткәрләре СМУ микрорайонындагы өлкән яшьтәге кешеләрне Халыкара өлкәннәр көне белән котладылар.
Өлкәннәр декадасы уңаеннан 2020 елның 1 октябрендә «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре җитәкчелеге астында «Волонтер» үзәге активистлары «Шатлык таратучылар» дип исемләнгән акция уздырдылар.
Гражданнар оборонасы буенча Бөтенроссия өйрәнүләре кысаларында 2020 елның 2 октябрендә Татарстан Республикасы территориясендә «Россия Федерациясе территориясендә гражданнар оборонасы буенча чараларны үтәүне оештыру» темасы буенча укулар узачак. Штаб күнегүләре кысаларында Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарын, җирле үзидарә органнарын һәм оешмаларын җәлеп итеп, гамәли чаралар планлаштырылган.
1 октябрь - Өлкәннәр көне уңаеннан, Балтач районы ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин, Балтач ГХАТ бүлеге мөдире Зөһрә Әхмәтханова, Смәел авыл җирлеге башлыгы Рифнур Йосыпов Смәел авылында матур итеп гомер итүче Абдрахман Талип улы һәм Мөнирә Сафиулла кызы Әбсәләмовлар гаиләсен алтын туйлары белән котладылар.
Хөрмәтле райондашлар! 5 октябрьдән 9 октябрьгә кадәр Өлкәннәр көненә багышланган бушлай юридик ярдәм күрсәтү планлаштырылган.
Консультация – кисәтү
Шубан авыл җирлегендә 2020 елда гражданнарның үзара салым программасын гамәлгә ашыру буенча мәгълүмат
29 сентябрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «СОЗВЕЗДИЕ - ЙОЛДЫЗЛЫК 2020» эстрада сәнгатенең XX ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең Гала-концерты узды.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру максатыннан социаль яклау бүлеге, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, үзәк район хастаханәсе белән берлектә 2020 елның сентябреннән 65 яшьтән өлкән гражданнарны медицина тикшерүе үтү өчен илтүне дәвам итәләр.
2020 елның 27 сентябрендә Шеңшеңәр авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Бердыева Фатыйма Әхтәм кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.