2020 елның 27 сентябрендә Шеңшеңәр авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Бердыева Фатыйма Әхтәм кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Шеңшеңәр авыл җирлеге башлыгы Рафил Салихҗанов юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырдылар.