«Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру

2020 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру максатыннан социаль яклау бүлеге, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, үзәк район хастаханәсе белән берлектә 2020 елның сентябреннән 65 яшьтән өлкән гражданнарны медицина тикшерүе үтү өчен илтүне дәвам итәләр.

Район үзәк хастаханәсендә, Чепья, Кариле, Яңгул амбулаторияләрендә көн саен график буенча авыл торак пунктларында яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар медицина тикшерүе уза. Өлкән яшьтәге гражданнарны юл буйлап социаль хезмәткәрләр озата бара, хастаханәдә аларны шәфкать туташлары һәм табиблар каршы ала.

Диспансеризация үтүчеләр фельдшерларның, социаль хезмәткәрләрнең, машина йөртүченең, участок табибларының һәм шәфкать туташларының бердәм эшеннән канәгать калалар, зур рәхмәтләрен җиткерәләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International