Алтын көзнең алтын юбилярлары

2020 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

1 октябрь - Өлкәннәр көне уңаеннан, Балтач районы ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин, Балтач ГХАТ бүлеге мөдире Зөһрә Әхмәтханова, Смәел авыл җирлеге башлыгы Рифнур Йосыпов Смәел авылында матур итеп гомер итүче Абдрахман Талип улы һәм Мөнирә Сафиулла кызы Әбсәләмовлар гаиләсен алтын туйлары белән котладылар.

Әбсәләмовлар гаиләсе районда үрнәк гаиләләрнең берсе. 50 ел иңгә-иң куеп, акыллы балалар тәрбияләп үстергән, тормыш юлларын намуслы хезмәт юлы белән үткән бу гаилә һәрбер кеше өчен өлге булып тора.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International