Өлкәннәр декадасы уңаеннан 2020 елның 1 октябрендә «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре җитәкчелеге астында «Волонтер» үзәге активистлары «Шатлык таратучылар» дип исемләнгән акция уздырдылар.
Акция кысаларында волонтерларыбыз «Норма-Балтач-Лызи» маршрут автобусында һәм тукталышта өлкәннәребезне бәйрәм белән котладылар, чәчәкләр тараттылар.