Татарстан Республикасында гражданнар оборонасы буенча Бөтенроссия өйрәнүләре барышында хәбәр итү системасын тикшерү уздырылачак

2020 елның 2 октябре, җомга

Гражданнар оборонасы буенча Бөтенроссия өйрәнүләре кысаларында 2020 елның 2 октябрендә Татарстан Республикасы территориясендә «Россия Федерациясе территориясендә гражданнар оборонасы буенча чараларны үтәүне оештыру» темасы буенча укулар узачак. Штаб күнегүләре кысаларында Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарын, җирле үзидарә органнарын һәм оешмаларын җәлеп итеп, гамәли чаралар планлаштырылган.

Өйрәтүләр хәбәр итү системасын тикшерүдән башлана.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе тынычлык сакларга һәм сөйләм хәбәрләрен игътибар белән тыңларга чакыра.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International