"Яшьләр инновацион һәм профилактик программалар республика үзәге" дәүләт бюджет учреждениясе дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталык буенча ХV республика конкурсы уздыра.
2021 елның 9 мартында Балтач районының Нөнәгәр авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Салихов Наил Салих улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
10 март көнне Татарстан Республикасы Президентының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсе башлыгы Роза Рифкать кызы Килькеева эшлекле визиты кысаларында Балтач районында гражданнарны шәхсән кабул итте.
Бүген, 10 март көнне Татарстан кулланучылар берләшмәсе идарәсе рәисе Рашат Рифкать улы Шәймарданов, Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов катнашында Балтач районы кулланучылар җәмгыяте утырышы узды.
10 март 23 сәгатьтән 11 март 10 сәгатькә кадәр консультация-кисәтү
Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Зур Лызи I өлеш авылында Маргарита Васильева гаиләсендә тәрбиядә яшәүче 83 яшьлек Жилина Идеяне Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Лилия Гарипова өйләренә барып котладылар.
6 март көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония залында Республикакүләм «Татар кызы-2021» бәйгесенең финалы узды.
9 март көнне «Хыял» яшьләр үзәге авыл җирлекләре һәм шәһәр җирлеге гаиләләре арасында «Әти, әни, мин - спорт сөюче гаилә» дип исемләнгән спорт – күңел ачу ярышының өченче зона этабын үткәрде.
2021 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә.
Архивтан хәбәрләр