Бүген, 10 март көнне Татарстан кулланучылар берләшмәсе идарәсе рәисе Рашат Рифкать улы Шәймарданов, Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов катнашында Балтач районы кулланучылар җәмгыятенең утырышы узды.


Утырыш эшендә район кулланучылар җәмгыяте җитәкчесе вазыйфасына Рафил Галәветдин улы Хисамиев билгеләнде, шулай ук район кулланучылар җәмгыяте Советы сайланды.