Райондашыбыз Алисә Низамова «Татар кызы-2021» бәйгесендә «Иң ягымлы кыз» номинациясендә җиңү яулады

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

6 март көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония залында Республикакүләм «Татар кызы-2021» бәйгесенең финалы узды. Райондашыбыз, Сәрдек авылы кызы Алисә Низамова «Иң ягымлы кыз» номинациясендә җиңү яулады.

«Бәйгенең тарих битләрендә яңа мавыктыргыч, кызыклы, кабатланмас бер сәхифә язылды. 2013 елда: «Әлеге бәйге уңышлы проект булачак, дирекция төзәргә кирәк. Бу проект татар кызларын һәм милләтен дөньякүләм танытачак», — дип ышанып әйттек. Бүген әлеге сүзләрнең нәтиҗәсен гамәлләр аша күрәбез. Менә алар - бөек татар хатын-кызларының дәвамчылары», — диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International