Маргарита Васильева гаиләсендә тәрбиядә яшәүче Жилина Идеяне 8 март белән котладылар

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Зур Лызи I өлеш авылында Маргарита Васильева гаиләсендә тәрбиядә яшәүче 83 яшьлек Жилина Идеяне Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Лилия Гарипова өйләренә барып котладылар. Идея апага ныклы сәламәтлек, иминлек, язгы кәеф теләп чәчәк бәйләме һәм бүләк күчтәнәчләр тапшырдылар.

Идея Жилина аңа күрсәтелгән игътибар һәм кайгыртучанлык өчен зур рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International