Салихов Наил Салих улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

2021 елның 9 мартында Балтач районының Нөнәгәр авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Салихов Наил Салих улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы Алфред Әхмәтханов, "Кызыл юл" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе Фердинанд Хайруллин юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

Наил Салихов озак еллар "ВЛКСМ ның 50 еллыгы" исемендәге колхозны җитәкләгән, аңарчы укытучы, мәктәп директоры буларак авылдашларының ихтирамын казанган. Егерме елдан артык Нөнәгәр авыл җирлегендә башлангыч ветераннар оешмасын җитәкли.

Хатыны Мөнәвәрә апа белән 63 ел бергә гомер иткәннәр, өч бала тәрбияләп үстергәннәр, өч оныклары һәм ике оныкчыклары бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International