ТР Президентының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсе башлыгы Роза Килькеева гражданнарны кабул итү үткәрде

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

10 март көнне Татарстан Республикасы Президентының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсе башлыгы Роза Рифкать кызы Килькеева эшлекле визиты кысаларында Балтач районында гражданнарны шәхсән кабул итте. Район халкы үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә, мөмкин булган кадәр ярдәм итүләрен сорый алдылар.

Балтачлыларны борчыган барлык сорауларга аңлатмалар бирелде, шикаятьләр контрольгә алынды. Күчмә кабул итү тәмамлангач, гражданнарны кабул итүгә язылган проблемаларны карау һәм алга таба хәл итү максатыннан тиешле бүлекчәләргә һәм хезмәтләргә йөкләмәләр биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International