20 март көнне Балтач урта мәктәбендә һәм Балтач гимназиясендә тантаналы төстә шахмат уены зоналары ачылды.
«Сәләткә нур булган йолдызлар» – язучы, «Сәләт» берләшмәсе катнашучыларының мөгаллиме Флүс Латыйфи исемен йөртүче ачык әдәби бәйге. Быел ул 10-нчы тапкыр уздырыла.
20-21 март көннәрендә Балтач хоккей лигасының 2020-2021 елгы сезонның финал этабы (плей-офф) узды.
2021 елның 2 апрелендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты белән берлектә хәрби хезмәткә чакырылганда гражданнарның хокукларын үтәү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2021 елның 18 мартында Балтач районының Куныр авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Шәрәфетдинова Саҗидә Гарифулла кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
2021 елның 19 мартында Балтач районының «Алга» ҖЧҖ базасында еллык техник тикшерү уздыру, кешеләрнең тормышы, сәламәтлеге һәм мөлкәте, әйләнә-тирә мохитне саклау иминлеген тәэмин итү өлешендә машиналарны һәм җайланмаларны эксплуатацияләү кагыйдәләренең үтәлеше буенча күрсәтмә техник тикшерү һәм киңәшмә үткәрелде.
2021 елның 16-18 мартында Биектау районының Шапшы авылында «Созвездие - Йолдызлык 2021» эстрада сәнгатенең XXI ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этабы узды.
Архивтан хәбәрләр
Татарстан Республикасында 2021 елның 1 мартында «Гаилә архивын тапшыр» конкурсы башланды. Анда барлык татарстанлылар катнаша ала. Жюрига гаилә архивыннан бай документлар коллекциясен: фотографияләр, фотоальбомнар, фонолар, видеодокументлар, шәхси документларны күрсәтү дә җитә. Бәйгене Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты оештырды.