2021 елның 19 мартында Балтач районының «Алга» ҖЧҖ базасында еллык техник тикшерү уздыру, кешеләрнең тормышы, сәламәтлеге һәм мөлкәте, әйләнә-тирә мохитне саклау иминлеген тәэмин итү өлешендә машиналарны һәм җайланмаларны эксплуатацияләү кагыйдәләренең үтәлеше буенча күрсәтмә техник тикшерү һәм киңәшмә үткәрелде.
Чарага Балтач районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Нуриев Р.М. катнашында агросәнәгать комплексы һәм оешмаларының баш инженерлары чакырылды. Киңәшмәдә техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Техник тикшерү барышында Дәүләт техник күзәтчелегенең Балтач муниципаль районы буенча территориаль бүлеге начальнигы М.Р.Габдрахманов тарафыннан техник карау уздырганда кагыйдәләр һәм таләпләр турында аңлатмалар бирелде, контроль-диагностика приборлары белән эшләү тәртибе күрсәтелде. Барлык инженерлар да техник күзәтү уздыруда актив катнаштылар. Техник тикшерү нәтиҗәсендә кайбер хокук бозулар һәм кисәтүләр ачыкланды