Шәрәфетдинова Саҗидә Гарифулла кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2021 елның 19 марты, җомга

2021 елның 18 мартында Балтач районының Куныр авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Шәрәфетдинова Саҗидә Гарифулла кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Куныр авыл  җирлеге башлыгы Руслан Егоров, җаваплылыгы чикләнгән «Якты юл» җәмгыяте директоры Зиннур Әсхәдуллин юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

Саҗидә Гарифулла кызы озак еллар колхозда эшләгән, авылдашларының ихтирамын казанган. Хәзерге вакытта ул улы Фоат гаиләсендә яши, дүрт бала тәрбияләп үстергән, сигез оныгы, уналты оныкчыгы бар.                                                                          

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International