20 март көнне Балтач урта мәктәбендә һәм Балтач гимназиясендә тантаналы төстә шахмат уены зоналары ачылды. Чарада Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Әсгать улы Ногаев катнашты.
«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы инициативасы белән оештырылган әлеге проект республиканың барлык мәктәпләрендә дә шахмат уены зоналары булдыруны күздә тота.