Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
23 март 22 сәгатьтән 24 март 10 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
22 март көнне 9-11 сыйныф укучылары арасында узган «Әгәр дә мин район башлыгы (башкарма комитет җитәкчесе) булсам...» дип исемләнгән иншалар конкурсы җиңүчеләре район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин һәм район башкарма комитет җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов белән очрашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанның 60 меңгә якын эшләмәүче авыл кешесе авыл җирендәге озак еллар хезмәтстажы өчен пенсиягә өстәмә ала. Түләү авыл хуҗалыгында аерым һөнәрләр буенча кимендә 30 ел эшләгән, картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясен алучы һәм авылда яшәүләрен дәвам итүче кешеләргә тиеш.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 9-11 апрельдә Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе «Урынны кешеләр ясый» белем бирү программасын оештыра. Чарада яше 35тән артмаган авыл җирлекләре башлыклары һәм авыл депутатлары катнаша ала.
22 март 18 сәгатьтән 23 март 08 сәгатькә кадәр консультация-кисәтү
2021 елның 21 мартында Балтач районының Югары Сәрдек авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннатова Таһирә Дәүләтша кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Дөнья буйлап күп кенә кызыклы бәйрәмнәр үткәрелә. Менә әле 16 март көнне дә гадәти булмаган бәйрәм – төсле карандашлар көне булды. Кем белми әйтәбез: төсле карандашлар – тылсымлы таяклар! Алар белән тылсым тудырып була!
Җил нәрсә ул? Нигә давыл чыга? Шторм ничек барлыкка килә? кебек сорауларны кызыксынучан балалар еш бирәләр. Үзәк балалар китапханәсенең уку залындагы балалар энциклопедияләре бик күп сорауларга җавап табарга булыша.
21 март көнне Югары Шубан авылында мәдәният йорты, балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм мәктәп укучылары көче белән «Нәүрүз» бәйрәме үткәрелде.