Шубан авыл җирлеге яңалыклары. Югары Шубан авылында «Нәүрүз» бәйрәме

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

21 март көнне Югары Шубан авылында мәдәният йорты, балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм мәктәп укучылары көче белән «Нәүрүз» бәйрәме үткәрелде. Нәүрүзне бәйрәм итү тирән тамырларга ия. Язгы көн тигезлеге көненә туры килә торган бу бәйрәм җирнең, табигатьнең уянуын, яз килүен һәм Яңа ел җитүен символлаштыра. Нәүрүзгә әзерлек 18 мартта ук башланды. Мәктәп укучылары мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә өйләр буйлап йөреп ярма, йомырка, бүләкләр җыйдылар. Барыбызны да Нәүрүзне каршы алырга чакырдылар.

Бәйрәмгә барлык авыл халкы килгән иде. Ярминкә оештырылды, анда камыр ризыклары, салатлар сатып алырга мөмкин иде. Мәктәп укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр концерт белән чыгыш ясадылар, зур казанда ботка пешерделәр, чәй эчтеләр. Барысы да канәгать калды – бу ел уңышлы һәм имин булачак, дигән сүз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International