Зиннатова Таһирә Дәүләтша кызының 90 яшьлек юбилее

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

2021 елның 21 мартында Балтач районының Югары Сәрдек авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннатова Таһирә Дәүләтша кызы  үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Балтач муниципаль районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Пыжмара авыл җирлеге башлыгы Рафил Җәләев, “Кама” авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү кооперативы рәисе Рәкыйп Нәҗиповлар юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International